Язгы хисләр (икенче вариант)

Ап-ак күлмәк кигән алмагачлар,
Сөрмә тарткан уйчан сиреннәр
Йөрәкләрдә хисләр кайнаганын
Зур сер итеп әйтә иреннәр.

Якты елга

Тау битендә алмагачлар тын калган,
Тынып калган кошлар яңа җыр башларга.
Олы юлда төнне ярып күренсә утлар,
Син дип торам, йөгереп чыгам каршыларга.

Якты кичләр, назлы кичләр

Икәү эчкән чишмә шул ук,
Икәү тапкан тугай шул.
Тик үзебез менә,
Тик үзебез генә
Үзгәргәнбез бугай шул.

Юллар (икенче вариант)

Тагы озын юлларга чыгам,
Дога белән башлыйм юлымны.
Озатып килә таң йолдызы,
Жибәрми саклый ялгызымны.
Алда юллар, борма юллар,
Ни көтә борылышында.
Каршыма жилләр иссәдә,
Бәхетлемен язмышымда.