Хатларым

Бер генә сүз кечкәй сәламенә
Зар-интизар йөргән чакларым.
Канатлары сынган аккош кебек,
Очалмыйлар сәлам хатларым.

Төштә күрдем сине

Үткән төндә төштә күрдем сине:
Мин каршыңа, имеш, чабамын.
Кыска гына төшемә нигә кердең?
Бик күрәсем килә,
Бик күрәсем килә дәвамын.

Уйламыйча сүз әйттем

Ялгыз булмасам да ялгызмын мин,
Чит кочакта өшим, туңам мин.
Янымдагы кояш һич җылытмый,
Якты йолдыз, ә син, кайда син?

Умырзая чәчәк атканда

Умырзая чәчәк аткан чакта
Ялгыз йөрим урман буенда,
Күңелләрем ләкин ялгыз түгел,
Син буласың һаман уемда.

Усаклар

Кулны кулга куеп,
Иңнәр иңне тоеп,
Күпме генә басып торсак та,
Безнең моңны сизеп,
Аерыласыз, диеп,
Пышылдашты сыман усаклар,
Пышылдашты көзге усаклар.

Төрек кызына

Бер күрдем, гомерлек истә калдың.
Күз карашың сары сагышларга салды
Сөю гөле сүрелмәскә тиеш мәңге.
Бер төн өчен бирер идем мин барысын
Кайда син минем шатлык
Истә син әле дә-ә
Бәхет без бергә таптык
Югалта күрмә.

Төшемә кер

Юкка икәнен дә аңлыйм,
Тик мин сине оныталмыйм
Син дә искә төшерә күр —
Бер булса да төшемә кер
Төшемә кер!
Көн дә кермә, бер генә кер!
Бер генә кер,
Кер генә, кер…