Һава фаҗигасе (Бала кайгысы)

Зәңгәр күктә тимер кошлар
Җанны телеп нигә оча?
Болытларда югалсыннар,
Кайгыларны яңартмыйча.
Кышкы көндәй кыска гомер.
Сиңа да — бер, миңа да — бер.
Бер гөнаһсыз сабыйларны
Ник үзенә алгандыр гүр?

Яратып карасаң

Әгәр бик-бик теләсәң,
Күктән бәхет яңгырын коярга була ул,
Көзге салкын төннең дә
Бик назлы икәнен тоярга була ул,
Яратып карасаң…

Язгы Казан

Гөрләвекләр гөрләп ага,
Җырчы кошлар канат кага,
Казаныма якты яз килгән.
Еракларга яңг(ы)рый азан,
Моңнарга күмелә Казан —
Мондый гүзәллекне кем күргән?