Җилкәңдә булса башың!

Сөйләреңне сөйләрсең син
Сөяреңме сөярсең.
«Каф таулары биек», димә,
Хәтта күккә менәрсең.

Нәфсеңне тый, үлчәп эш ит,
Хәрәм булмасын ашың.
Оҗмах булыр яшәешең
Җилкәңдә булса башың!

«Мин болай булырмын», димә,
«Мин болай булмам», димә.
Ходай кемгә таудай бәхет,
Кемгә актыгын бирә.

Нәфсеңне тый, үлчәп эш ит,
Хәрәм булмасын ашың.
Оҗмах булыр яшәешең
Җилкәңдә булса башың!

Сүзләр бирсәң, сүзеңдә тор,
Егет сүзе бер була.
Максат куеп ирешкәннәр
Һәрчак бәхетле була.

Нәфсеңне тый, үлчәп эш ит,
Хәрәм булмасын ашың.
Оҗмах булыр яшәешең
Җилкәңдә булса башың!

Оставьте комментарий