Йөрәгем серләре
Мәктәпкә килгәндә
Тап булдың юлыма.
Елмаеп карадың,
Кагылдың кулыма.
Мәктәпкә килгәндә
Тап булдың юлыма.
Елмаеп карадың,
Кагылдың кулыма.
Күтәрелдем биек түбәләргә,
Сәлам бирде миңа шан-шөһрәтләр.
Тауга карап, тау буласым килде.
Эх, хыялым минем — шул таулар.
Арабызны ярды кылыч-кыя,
Юлыбызга хәзер нур үтми;
Көннәр үткән саен — биегәя,
Җимерергә аны көч җитми.
Никләр сиңа күзем салдым,
Күңелемә кереп калдың.
Бер күз сирпеп карадың да
Төн йокымны минем алдың.
Сүз дә әйтеп тормадың син,
Күз генә салып үттең.
Күз салмадың, йөрәгемә
Куз гына салып киттең.
Урман юлы куе үлән,
Һәр ягы карамалы.
Күзләреңне бер тутырып,
Өздереп карама әле.
Күңелемнең нык ярсыган,
Моңга сусаган мәле,
Сагышларымны таратып
Бер җырлап алыйм әле.
Мин белмимен җир шарының,
Синсез, минсез әйләнгәнен.
Беләм кайгы-шатлыгыңа,
Язмышыңа бәйләнгәнмен.
Сыныр чакларда да сыгылмыйча,
Үрләр яулап гомер ителде.
Үрләр яулап гомер итүләрем
Упкыннарга мине китерде.
Өй артында шомыртым юк,
Юкә белән тал гына.
Минем иркәм умартачы —
Иреннәре бал гына.
Иреннәре бал гына ла,
Ике бите ал гына.
Хыялым ашкына еракка,
Түземен югалтып көн-көннән;
Йөрәккә берәр хәл булыр күк,
Тынгылар белмичә җилкенәм.