Сөю гөлем

Сөю гөлен бары сиңа бирәм,
Җил-яңгырдан сакла, сындырма.
Синең куллар җылы, мин бит беләм,
Өшетмә син аны, туңдырма.

Сиңа (өченче вариант)

Без танышкан төндә ятлар идек,
Уйнап-көлеп кенә сөйләштек,
Ятлар безгә әгәр күз салсалар,
Бер-беребездән никтер көнләштек.

Сиреньнәр (өченче вариант)

Синсез үтте инде күпме еллар,
Килде язлар кабат әйләнеп.
Көтмәгәндә сине очраттым мин,
Кулларыңда чәчәк бәйләме.

Син бәхетле булсын өчен

Төссез генә барган тормышымны
Алсу гөлгә күмеп килдең син.
Шат елмаеп чыккан кояш кебек,
Ходай биргән бәхет идең син

Син белмәдең

Син белмәдең,
Шашып яңгыр койган чакта
Каеннарның яфракларын үпкәнем,
Ялан аяк, син йөрөгән эздән генә
Чәчләремне җилгә тиреп үткәнем…