Сиреньнәр (өченче вариант)

Синсез үтте инде күпме еллар,
Килде язлар кабат әйләнеп.
Көтмәгәндә сине очраттым мин,
Кулларыңда чәчәк бәйләме.

Кемнәр өзгән сиңа чәчкәләрне,
Кулларыңда ап-ак сиреньнәр?
Әллә үзең саг(ы)нып җыйгансыңмы,
Искә төшеп узган гомерне.

Язны көндә салмак кына атлап
Килә идең таныш урамнан.
Сөрмә катыш яшьләр чәчкәләрне
Күзләреңнән тамып куялар.

Кемнәр өзгән сиңа чәчкәләрне,
Кулларыңда ап-ак сиреньнәр?
Әллә үзең саг(ы)нып җыйгансыңмы,
Искә төшеп узган гомерне.

Кинәт кенә кискен каравыңнан
Таныдың сымак миңа тоелды.
Ялгыш микән, шул чак кулларыңнан
Ак сиреньнәр җиргә коелды.

Кемнәр өзгән сиңа чәчкәләрне,
Кулларыңда ап-ак сиреньнәр?
Әллә үзең саг(ы)нып җыйгансыңмы,
Искә төшеп узган гомерне.

Оставьте комментарий