Сөю гөлем

Сөю гөлен бары сиңа бирәм,
Җил-яңгырдан сакла, сындырма.
Синең куллар җылы, мин бит беләм,
Өшетмә син аны, туңдырма.

Сөю гөлен бары сиңа бирәм,
Син бит минем якын, үз кешем.
Синең карашың, мин бит беләм,
Шул карашларыңнан исердем.

Сөю гөлен бары сиңа бирәм,
Өзеп алып йөрәк түреннән.
Мин бит беләм, синең йөрәгеңә
Күптән минем чәчкә чигелгән.

Сөю гөлен бары сиңа бирәм,
Син бит минем якын, үз кешем.
Синең карашың, мин бит беләм,
Шул карашларыңнан исердем.

Оставьте комментарий