Бәхет дагасы

Иярле ат, кыңгыраулы дуга
Безнең яшьлек, яшьлек иртәсе.
Шул атларга утырып, сөйгән ярың белән
Еракларга килә китәсе.
Шул атларга утырып, сөйгән ярың белән
Еракларга килә китәсе.

Үз ягыма кайтсам…

Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып,
Тыңлар идем үлән үскәнен,
Тыңлар идем чалгы тавышларын,
Кичке җылы җилләр искәнен.

Өзелеп көткәннәр…

Барсы да узганнар,
Барсы да үткәннәр,
Элек тә кочканнар,
Кочкан-үпкеннөр.
Таһирлар киткәннәр.
Зөһрәләр көткәннәр,
Барсы да узганнар,
Барсы үткәннәр.

Өлешемә төшкән көмешем!

Әле дә син бар әле бәхетемә,
Мәхәббәтем, оҗмах җимешем!
Син бит миңа Ходай биргән бүләк,
Өлешемә төшкән көмешем!

Өметеңне өзмә

Шәфәкъ нурларыннан эзлисеңме,
Алсуланып кояш батканда?
Өметләнеп мине көтәсеңме,
Сайрар кошлар канат какканда?

Әйләнәбез гомер бакчасында

Җәй белән көз бакча түрләрендә
Саубуллашу вальсы әйләнә.
Тылсымына түзә алмый йөрәк,
Җир әйләнә, хисләр бәйләнә.