Җәй белән көз бакча түрләрендә
Саубуллашу вальсы әйләнә.
Тылсымына түзә алмый йөрәк,
Җир әйләнә, хисләр бәйләнә.
Син минеке, мин синеке,
Баш әйләнсә — әйдә, әйләнсен!
Җәйләр, көзләр бары саубуллаша,
Тик сөю бездән китмәсен.
Көз ялкыны кочкан якты төндә
Карашыңнан синең назланам.
Җәйләрендә янар чәчәгем син,
Алтын көздә татлы бал алмам.
Син минеке, мин синеке,
Баш әйләнсә — әйдә әйләнсен!
Җәйләр, көзләр бары саубуллаша,
Тик сөю бездән китмәсен.
Җәй белән көз бакча түрләрендә
Уздырамы алма туйларын.
Гомер бакчасында әйләнәбез,
Кулларыңда минем кулларым.
Син минеке, мин синеке,
Баш әйләнсә — әйдә әйләнсен!
Җәйләр, көзләр бары саубуллаша,
Тик сөю бездән китмәсен.