Өзгәләнә йөрәк

Юк димәссең микән,
Сорап килсәм, иркәм,
Алсу таңда җылы сүзеңне?
Салкын төннәремне
Туңган йөрәгемне
Җылытырга кирәк түземлек.

Өзгәләнә йөрәк,
Җылытырга кирәк,
Туң киткәндә була әрнүләр.
Салкын булган көчле,
Мәңге бетмәс төсле
Озын кышта язны көтүләр.

Кыймый басып торам,
Күңелемдә буран,
Килеп дәшү һич җиңел түгел.
Күзгә яшьләр тими,
Һич җылына белми,
Бураннарда өшегән күңел.

Өзгәләнә йөрәк,
Җылытырга кирәк,
Туң киткәндә була әрнүләр.
Салкын булган көчле,
Мәңге бетмәс төсле
Озын кышта язны көтүләр.

Юк димәссең микән,
Килеп әйтсәм, иркәм:
Түзми йөрәк, диеп, суыкка?
Бер җылынса җаным,
Синең өчен тагын
Кирәк булса — керәм тәмугъка.

Өзгәләнә йөрәк,
Җылытырга кирәк,
Туң киткәндә була әрнүләр.
Салкын булган көчле,
Мәңге бетмәс төсле
Озын кышта язны көтүләр.

Оставьте комментарий