Өметеңне өзмә

Шәфәкъ нурларыннан эзлисеңме,
Алсуланып кояш батканда?
Өметләнеп мине көтәсеңме,
Сайрар кошлар канат какканда?

Өметеңне өзмә: бер кайтырмын
Чәчәк исе килгән кичләрдә.
Юкка чыгар сагыш мизгелләре,
Исерешеп назлы хисләргә.

Көтәсеңме мине таң атканда,
Таң кошлары җырын сузганда?
Бәлки, әле бераз моңаясың
Минсез генә гомер узганга.

Өметеңне өзмә: бер кайтырмын
Чәчәк исе килгән кичләрдә.
Юкка чыгар сагыш мизгелләре,
Исерешеп назлы хисләргә.

Юк, шикләнмә: мин килермен,
Сүзләр бирдем сиңа килергә.
Кояш нурларында коенышып,
Калырбыз без бергә гомергә.

Өметеңне өзмә: бер кайтырмын
Чәчәк исе килгән кичләрдә.
Юкка чыгар сагыш мизгелләре,
Исерешеп назлы хисләргә.

Оставьте комментарий