Өлешемә төшкән көмешем!

Мәхәббәтем, оҗмах җимешем!
Син бит миңа Ходай биргән бүләк,
Өлешемә төшкән көмешем!

Йөрәгемдә нәфис гөлләр булып,
Томырылып чәчәк аттың син!
Ул назларны, җылы хисләреңне,
Кайдан гына җыеп алдың син!

Син бит минем күңелемнең гөле,
Кайнар тыным, йөрәк тибешем!
Иңнәремә кунган фәрештәм син,
Өлешемә төшкән көмешем!

Оставьте комментарий