Бәхетле булырга беркайчан соң түгел
Чәчләрне узганнар бәс булып сарса да,
Буыннар кайчакта арыса-талса да,
Һәрвакыт яшь булып калыр күк бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел.
Чәчләрне узганнар бәс булып сарса да,
Буыннар кайчакта арыса-талса да,
Һәрвакыт яшь булып калыр күк бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел.
Агым моңгаена түгел,
Каршысына да йөздем.
Юллар уздым, илләр гиздем,
Түзәлмәстәйгә түздем
Болыннарда атлар табырлаган,
Бер җыр ишетелә табуннардан:
«Дөрләп яна каен тузлары,
Бездән әле яшьлек узмады…»
Бар ялкын өләшәсем
Вакытның ак канатына
Утырып оча хыял.
Елларны үткән чакларда
Чак тезгәннәрен тыям
Ургып аккан агым судай
Гомерләр узып бара.
Бармы икән шул вакытны
Туктатыга бер чара?
Ашыгамын. Кешеләргә
Әйтә торган сүзләрем бар.
Ашыгамын. Алларымда
Артыласы үрләрем бар.
Әҗегол үстерә
Кызларның сылуын.
Тиңнәре бар микән
Сезгә чит кызларның?
Башларымда минем төрле уйлар,
Йомгак ясыйм үткән елларга.
Барысын-барысын ташлап алга таба
Кузгалырмын кебек юлларга.
Кеше килгәч якты дөнъяга,
Күктә бер йолдыз кабына.
Минем дә йолдызым
Яктырта юлымда.
Ул тора язмышым сагында,
Көч бирә арыган чагымда,
Туры юл күрсәтә адашып калганда.
Күңелем моңнарга тулганда.
Тусам әгәр бу дөньяга тагын бер кат,
Елап түгел туар идем, җырлый-җырлый.
Ялан тәпи кыяр урлап йөрер идем,
Әткәемнең әрләүләрен тыңлап тормый.