Үз йолдызым

Күктә бер йолдыз кабына.
Минем дә йолдызым
Яктырта юлымда.
Ул тора язмышым сагында,
Көч бирә арыган чагымда,
Туры юл күрсәтә адашып калганда.
Күңелем моңнарга тулганда.

Сүнмә генә минем йолдызым,
Балкы язмышым күгендә!
Җиңел булмаса да юлым,
Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә.

Йолдызлар бик күп җиһанда,
Минем дә йолдызым бар анда.
Вакыт җиткәч бер мәл ,
Сүнәчәк бит ул да.
Нурлар чәчеп җиргә артылыр,
Соңгы тапкыр юлны яктыртыр.
Тик әлегә балкый
Минем башым очымда.
Юата моңланган чагымда.

Сүнмә генә минем йолдызым,
Балкы язмышым күгендә!
Җиңел булмаса да юлым,
Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә.

Һәр кемнең бар үз йолдызы,
Һәр кемнең барасы үз юлы,
Шатлыклары кайгы,
Үз моңы— зарлары.
Әгәр дә авыр хәлдә калсам,
Тормышка ышаныч югалтсам,
Үз йолдызым мине
Юатыр ташламас.
Ул мине ялгызым калдырмас.

Сүнмә генә минем йолдызым,
Балкы язмышым күгендә!
Җиңел булмаса да юлым,
Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә.

Оставьте комментарий