Мамык карлар
Мамык карлар оча җилләрдә
Җәйләремдә кышлар килгән мени
Мамык карлар оча тирәктән
Күңелемә болыт кунган мени —
Сагышларым тама йөрәктән
Мамык карлар оча җилләрдә
Җәйләремдә кышлар килгән мени
Мамык карлар оча тирәктән
Күңелемә болыт кунган мени —
Сагышларым тама йөрәктән
Көзләр килгән Сары келәмнәр түшелгән Яшлек сукмагына. Тамчы яшьләр мөлдериләр Каен чукларында Көзләр килгән, көзләр килгән Кире китмәс кәзләр. Яфрак астларында калган Бергә йоргән эзләр Кызыл миләш кебек янып Гомеркәйләр үткән Күңелемнең ишекләрен Көзләр шакый күптән Көзләр килгән, көзләр килгән Кире китмәс кәзләр. Яфрак астларында калган Бергә йоргән эзләр Каеннарны сарыларга Чәчне акка манып Көзләр … Читать далее
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмаслык, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Төне буе яңгыр явып чыкты,
Кулым нечкә яңгыр суыннан.
Шыбыр-шыбыр нидер жырлады күк,
Аерырга теләп уемнан.
Өметсездән чара таба алмый,
Әрнү соңгы чиккә җиткәндә,
Күз яшьләрен күрсәтмичә, качып
Елый икән, елый ирләр дә.
Алсу таңның нурларына,
Көлеп уянам икән.
Кояш мине каршы ала,
Әле яшимен икән.
Үтә гомер дигәннәре —
Таң ата да кич була..
Уткәннәрне уйлый-уйлый,
Кайвакыт күңел тула.
Торасың да чал чәчеңне сыйпап,
«Картаелган инде…» — диясең.
Килә минем шул чал чәчләреңнең (бөртекләрнең),
Һәр берсенә башым иясем.
Зәңгәр һаваларда йөзгән
Ак болытларга кара.
Ак болытларга атланып
Балачак үтеп бара.
Артта кала кышның бураннары,
Җанга тигән ачы еллар кала;
Юлда кала яшьлек, яулык болгап,
Гомер дигән пар ат алга чаба.