Мин бүген дә сине сагындым

Язның моңсулыгын сылтау итеп,
Мин бүген дә сине сагындым.
Җилләр булып исте хатирәләр —
Җилдә учак булып кабындым.

Көтәр кешең булу бәхет

Сагынулар безне сыный гына,
Сагынулар безне тик якынайта.
Озын-озын чакрымнар аша
Уйларым сиңа, сиңа кайта.

Көмеш балдак

Алтын да түгел, көмеш балдак кидем,
Борынгыдан калган саф көмеш.
Саф көмештәй гүзәл яшьлек үтте,
Синсез үтте — нинди үкенеч…

Көзге чәчәкләр

Тукталышта, күзнең,
Явын алган чәчәкләр,
Тыныч кына үтеп
Булмый яннарыгыздан.
Ашыгыгыз куанычлар бүләк итәргә,
Соңламагыз диләр ме ярларыгызга?

Күзләреңә куркам карарга

Сезгә бар серемне ачам,
Гөлгә тулды: өем — бакча,
Каян җиткерәдер акча, —
Инде белмәссең.
Бер егет йөри яратып,
Сөеп,өзелеп,җаннар атып,
Тик миндәге сөю утын
Сизә күрмәсен.