Кояш бата да кич була,
Күңелем шатлык белән тула,
Нурлар уйный тирә-ягымда.
Ә мин, иркәм, сине көтәм,
Көтә-көтә зарыгып бетәм
Гөлчәчәкле бакча янында.
Гөлгә тиңләмим — гөл шиңә,
Йолдыз димим, ул да сүнә.
Бар нәрсәдән» бәгырем, матур син!
Якын күрә сине күңел,
Сине сөйми мөмкин түгел, —
Яшәү көче мина бирәсең.
Күктә йолдызлар кабына…
Күңел сине гел сагына,
Күрер өчен йөрәк ашкына.
Килеп җитә көткән минут,
Тулган айдай матур булып,
Син чыгасың минем каршыма.