Азаккы күперне яндырма

Хуш, диеп, кулыңны бирәсең,
Вәгъдәңне ашыгып өзәсең.
Күзләрең яшерми сөясең,
Еламыйча ничек түзәсең?

Ялгыз картлык

Гомер үтә, шаулап гөрләп үтә,
Таралыша үскәч балалар.
Сиздермичә картлык килеп җитә,
Ялгыз кала ата-аналар.

Тигез картлык

Тигез картлык — нинди тирән мәгнә
Бу сүзләргә дуслар бирелгән
Сөярмен дип яшли биргән вәгдә,
Үткән гөмер бергә үрелгән

Санамачы елларымны күке!

Сагыныпмы әллә үткәннәрне
Елларымны санамачы күке!
Күпме генә еллар бирелсә дә,
Барсы да минем үземнеке!