Онытмагыз җирдә мин барын

Уза алмас микән бер заман.
Ялгызлыгым кыен, аңламыйсыз уем,
Дуслар кулын көтәм мин һаман.

Бакчадагы гөлләр чәчкә аткан, диләр.
Хуш исләрен бөрки урамга.
Туган ягым минем, соңлап кайттым, дидем,
Күз яшьләрем сөртәм тулганга.

Гомер узып бара, йөрәгемдә яра,
Үткәннәрем калды юлларда.
Тагын бозлар китәр, гомер дәвам итәр,
Онытмагыз җирдә мин барын.

Ялгызлыгым кыен, аңламыйсыз уем,
Дуслар кулын көтәм мин һаман.

Дуслар кулын көтәм мин һаман…

Оставьте комментарий