Бер моң булып яши

Ак чәчкәләр миңа бүләк иттең,
Ак сөюләр белән сөйдердең.
Ник соң, иркәм, хыянәтең белән
Гомерлеккә кара көйдердең?

Бар ул син эзләгән кеше

Бар ул син эзләгән кеше,
Бар ул, тик ышан гына.
Табарсың, хыялларыңа
Гел тугры булсаң гына,
Табарсың, ышан гына.

Асылкошым — сандугачым

Асылкошым минем — сандугачым,
Ничәнче кат сиңа талпынам.
Йөрәгемдә булган сөю хисен
Әйтергә соң никләр тартынам?