Озак яшә, әнкәй
Рәхмәт, әнкәй, фатыйхаңны бирдең,
Ак биләүгә безне биләдең,
Канатланып, көнне-төнне белми,
Бишек җырын җырлап көйләдең.
Рәхмәт, әнкәй, фатыйхаңны бирдең,
Ак биләүгә безне биләдең,
Канатланып, көнне-төнне белми,
Бишек җырын җырлап көйләдең.
Саба ягы — әнкәемнең
Туып-үскән төбәге.
Туган авылы бик борынгы,
Шул төбәкнең бизәге.
Гомер узып бара, күңелемдә ярам,
Уза алмас микән бер заман.
Ялгызлыгым кыен, аңламыйсыз уем,
Дуслар кулын көтәм мин һаман.