Син кайда
Кайлардан килдең син миңа,
Очраштырды бит язмыш,
Килдең, кузгаттың күңелне.
Булдымы әллә ялгыш?
Кайлардан килдең син миңа,
Очраштырды бит язмыш,
Килдең, кузгаттың күңелне.
Булдымы әллә ялгыш?
Сине уйлыйм, сине назлыйм–
Син дип яшим дөньяда.
Син дип кенә яшәүләрне–
Телим шуны сиңа да.
Син булганда, күгем балкый минем —
Дөньям тула якты хис белән;
Үбеп озатуым иртә таңнан
Бәхет булып кайта кич белән;
Син ачтың минем серемне,
Ачтың тирән моңымны.
Йозакланган хисләремнән
Арындырдың күңелемне.
Сөйкемле син, кадерле син,
Тапкыр син һәм серле син.
Кайчак көләч, кайчак моңсу,
Кайчак уйчан — төрле син.
Сөю сукмагыннан
Икәү атлап киткән
Алар гади, серле,
Сүзләр белә икән:
Сау бул инде, сау бул мәхәббәтем,
Мин сөеп тә мине сөймәгән.
Ялкын сибеп, балкып эчтән-тыштан
Миңа гына яну димәгән.
Сагындырдың, иркәм, кил инде,
Юлларыма гөлләр сип инде.
Сөюләрем сиңа чамасыз,
Синнән башка тормыш ямансу.
Вакыт узган саен яратуым
Тирәнәя генә барадыр —
Бары сине көткән йөрәгемдә
Сагынып сөйләр эзләр каладыр
Уңышлы юлга чыккансың
Сине табышлы иттем.
Бәхет эзлеп йөрәгенсеңдер
Ә мин сагышлы иттем.