Сагындырып яшә!

Мәхәббәтем-тансык бүләк җанга. 
Мәхәббәтем-язмыш сынавы. 
Көтмәгәндә көзен чәчәк атты, 
Гаҗәп түгел аның соңлавы. 

Никахлар укыла күкләрдә

Бәхет кошы кунган иңегезгә
Күзегездә шатлык нурлары
Ике йөрәк бергә кушылганда
Башланганда гомер юллары
Никах бит ул укыла күкләрдә
Кавыштыра сөю сукмагы
Алып барсын бәхет илләренә
Мәхәббәтнең олы юллары

Мөкиббәннәр киттем

Мөкиббәннәр киттем моңнарыңа,
Синең жырың көмеш тавышлы.
Талгын гына искән җил авазы,
Чылтрап аккан чишмә агышы.

Мәхәббәт (дүртенче вариант)

Тылсымлы тере су шикелле
Мәхәббәт күңелне яшәртә.
Йөрәккә көч биреп, дәрт өстәп
Мәхәббәт кешене яшәтә.

Миңа бары син кирәк

Ташкын булып килеп кердең,
Күргәч әллә нишләдем.
Тәнемдә уйный ялкыннар,
Янам-көям кичләрен.
Кайда йөрсәм, нишләсәм дә
Күңелем сиңа тартыла.
Назлы кочагыңда
Эрергә ашкына.

Минем өчен син матур

Тавышкаең кыңгыраудай
Колагымны чыңлатыр.
Кемдер өчен кемдер матур,
Минем өчен син матур!
Минем өчен, минем өчен,
Минем өчен син матур!

Мин нишләрмен сине югалтсам

Кайгыларның барын оныттырып,
Юатасың тик син, юатсаң.
Кемгә барып серем сөйләрмен мин,
Кемем калыр сине югалтсам?