Көзләрдә инде

Әйт әле нигә,
Күкләр яшен түгә,
Язлар китәргә, ашыга, ашыга?
Яшьлек елмаеп,
Кочып ал, диеп,
Чыкмый кабаттан каршыга, каршыга.

Килмә

Язгы назлы нурдай,
Килеп кердең җырдай,
Җәйгор булып җанны бизәдең.
Килдең соң син кайдан,
Төшкәнсеңдер айдан,
Өзелердәй чакта үзәгем.

Аккан сулар

Аккан сулар шундый ярсу иде,
Шундый алсу иде иртәләр!..
Йөрәгемне сиңа бүләк иттем, —
Гашыйклар бит шулай итәләр.

Алданасым килеп тора

Күккүк, кәккүк, кәккүк саный
Гомеремнең калганлыгын.
Озак саный. Белеп торам
Мин аның наданлыгын.
Исәп-хисап дәресеннән
“Икеле” алганлыгын,
Ырымнарның юраулары,
Гомүмән ялганлыгын.