Син атылган йолдызым

Син ачтың минем серемне,
Ачтың тирән моңымны.
Йозакланган хисләремнән
Арындырдың күңелемне.

Син минем атылган йолдыз,
Син бит минем сулышым.
Дөньяларны оныттырган,
Яраттырган ялгышым.

Назларга сусап чакырам,
Бәхет капкасын ачып.
Югалтып кил сагышларны,
Ялгызлыклардан качып.

Син минем атылган йолдыз,
Син бит минем сулышым.
Дөньяларны оныттырган,
Яраттырган ялгышым.

Мөлдерәмә тулы моңым
Нурлар булып түгелә.
Сөю диңгезенә чумдым,
Сагышларым өзелә…

Син минем атылган йолдыз,
Син бит минем сулышым.
Дөньяларны оныттырган,
Яраттырган ялгышым.

Оставьте комментарий