Сөялдем сөяннәргә
Сөялдем сөяннәргә
Тирбәлдем имәннәрдә;
Бар шатлыгымны бирәмен
Кадерен белгәннәргә.
Сөялдем сөяннәргә
Тирбәлдем имәннәрдә;
Бар шатлыгымны бирәмен
Кадерен белгәннәргә.
Синең белән табам җаныем
Яшәвемнең тәмен
Синең белән генә иркәм
Мәхәббәтем ямен.
Күзләрегез шатлык белән тулы
Мәхәббәт хисе белән
Яшәгез сез гомерегез буе
Сөеп-сөелеп кенә.
Күзләрдә шатлык тулы
Мәхәббәт хисе белән
Яшәгез сез гомергә
Сөеп-сөелеп кенә.
Җәйләр икебезгә,
Уртак хисләр бирде
Сандугачлар безгә
Сөю алып килде!
Күтәрелде аккош зәңгәр күлдән,
Күтәрелде кабат төшмәскә.
Давылларга каршы очасы бар,
Төнбоеклар гаеп итмәсләр.
Бер инешнең суын эчкәнбез дә,
Бер сукмактан атлап йөргәнбез.
Алып калган инеш шәүләбезне,
Аһ, ниләргә бик соң белгәнбез?
Синдә нидер, ансын әйтә алмыймын.
Миндә әле язлар китмәгән.
Мәхәббәтем очраклылык түгел —
Сорап алдым сине күкләрдән!
Гомеремнең буйларына,
Бары сине яраттым.
Яраттым да, караттым да,
Бәхетне синдә таптым.
Бакча да чәчкә дә (чәчәк тә), чәчкә дә (чәчәк тә)
Сиреннәр, сиреннәр.
Әйтерсең шатлыктан, шатлыктан
Елмая иреннәр.