Туйлар килә
Туйлар килә урамнарны иңләп
Туйлар килә, ярсый пар атлар
Чылтыр-чылтыр кыңгыраулар килә
Җирән кашка тиз аргамаклар
Туйлар килә урамнарны иңләп
Туйлар килә, ярсый пар атлар
Чылтыр-чылтыр кыңгыраулар килә
Җирән кашка тиз аргамаклар
Хәерле сәгатьләрдә
Хәерле юлга
Сезгә бүген ак бәхетләр
Телибез туйда!
Туйлар узып китсәләр дә,
Сүнмәс мәхәббәт
Илгә иминлекләр килсен,
Йортка бәрәкәт
Яшәгез бергә-бергә
Сөеп-сөелеп кенә
«Көмешем» — диеп кенә
«Җимешем» — диеп кенә
Иң бәхетле көнегездә бүген
Чәчләрегез чәчкә бәйләнде!
Өстәлләрдә түгел, йөрәкләрдә
Көлтә-көлтә чәчкә бәйләме
Кышлар үтеп китә
Җылы язлар җитә
Алыштыра төнне иртәләр
Көн саен көн туа
Гомер шулай уза
Кеше гомере бик тиз үтә лә
Туган көнең белән
Тәбрик итәм сине
Бераз моңсу, күбрәк сөенеч
Ходай тарафыннан
Шулай яратылган
Кабул итеп алыйк шул килеш
Томаннарның таралуын көтәм,
Сагынуларым бердә күмелми.
Гомер үткән саен очрашуга
Өметләрем никтер өзелми.
Матур җырдай кат-кат күңелемнән
Исемеңне синең кабатлыйм.
Эй сөеклем, бердәнберем итеп
Гомерлеккә сине яраттым.
Елар яшем күзләремдә көйгән инде,
Тойгы хисем күңелемдә үлгән инде.
Үкенүсез, әрнүләрсез китәм синнән,
Сүзсез генә горур башын күтәрәм дә.
Тамчылы гөл чәчәкләре кебек,
Күзләреңне түбән иясең;
Күкрәгемә кайнар башың салын:
«Бик авыр шул, сагынам!» — диясең.
Йөри идек япа-ялгыз,
Ике йөрәк яртышар.
Уратты да юлыбызны
Парлы итте язмышлар.
Сөям дигән сүзең җитә–
Күтәрергә күкләремә.
Шул сүзеңнән дөрләп китәр
Сөю уты күкрәгемдә.