Үкенү (икенче вариант)

Киттем — кайталмадым, юлым ерак…
Урман-таулар безнең арада.
Уянамын ак өметләр белән,
Ә кичләрен алар тарала.

Соңгы юлга озатам әниемне

Бәгырьләрне телеп, өметләрне өзеп,
Киттең дөньябызны ятимләп.
Өебезнең нуры, бакчабызның гөле
Бер мизгелдә сүндең, шиңдең лә.

Әнием киңәше

Балаларым, сезгә гомер бирдем,
Саулык, тәүфикъ, бәхет теләдем.
Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле итеп,
Күрү сезне бөтен теләгем.

Әткәй йорты (беренче вариант)

Әткәйле йорт — атлы йорт,
Төзек ипле, маллы йорт.
Әткәйле йорт — кунакчыл йорт,
Бишекле йорт, баллы йорт.
Әткәйле йорт — җылы йорт,
Учагыңда сүнмәс ут.
Арбалы йорт, чалгылы йорт,
Бу йорттан һич китмәс кот.

Узган көннәр

Узган гомер — синең хакта кемнәр сөйләр?
Яшьлектәге дуслар, истә калган көйләр,
Без утырткан алмагачлар, саф чишмәләр,
Үз кулыбыз белән салган матур өйләр.

Төшләремә кердең

Сине төштә күрдем — йөри идең
Сәхрәләрдә ап-ак күлмәктән.
Үпкә тулы күзләреңә бактым —
Ыңгырашу чыкты йөрәктән.