Авыл кызы

Авыл кызы, назлы карлыгачым,
Чын куңелдән сине сөйдем мин.
Бүген тагын кичен,
Сине күрер өчен,
Бакчагызга сагынып килдем мин.

Алтын гомер (беренче вариант)

Алтын да гына алтын балдак,
Алтын гына еллар, ай уза.
Алтын тузганнары сизелми,
Безнең алтын гомерләр туза.

Сагыш дәрьясы

Кыйгак-кыйгак…
Берәү моңлы җырлый.
Дәрьяларга китә сагышы,
Кыр казлары алдан белде мәллә
Аянычлы булган язмышны…

Мамык шәлем

Мамык шәлен алам,
Иңнәреңә салам,
Челтер-челтер бизәк тоташтан.
Әнкәй, шәлең җылы,
Һәр бер күзе җырлы,
Күз нурларың белән тоташкан.

Буш тәрәзә (Гади һәйкәл)

Алгы сызык, канлы бәрелешләр
Синең йөрәк аша узгандыр…
Сугыш — ерак. Ә ядрәсе — җитез
Битләреңә сырлар сызгандыр.

Вакыт (беренче вариант)

Вакытны җиткереп булмый,
Туктатып, көттереп булмый.
Чабабыз вакыт артыннан,
Куркып өлгерми калудан.