Авыл кызы

Авыл кызы, назлы карлыгачым,
Чын куңелдән сине сөйдем мин.
Бүген тагын кичен,
Сине күрер өчен,
Бакчагызга сагынып килдем мин.

Ак пәрдәләр элгән тәрәзәңдә
Таңга кадәр янды утларың.
Йөрәк ярсып типте,
Күңел сине көтте,
Яннарыма нигә чакмадың?

Сиңа сөйләр кайнар хисләремне
Иң түрендә саклыйм хәтернең.
Мин аларны кабат,
Күзләреңә карап,
Бары сиңа гына әйтермен.

Оставьте комментарий