Сагыш дәрьясы

Кыйгак-кыйгак…
Берәү моңлы җырлый.
Дәрьяларга китә сагышы,
Кыр казлары алдан белде мәллә
Аянычлы булган язмышны…

Чәчкә гомерләре… Умырзая…
Йолдыз атылгандай булдың син.
Яраланган горур кыр казыдай
Нинди дәрьяларга төштең син?!

Кыйгак-кыйгак…
Нигә юллар тайгак?
Яшьләр тамган күпме күзләрдән…
Соңгы бүләк итеп кабереңә
Такыялар үрәм сүзләрдән.

Оставьте комментарий