Яшьлек туе

Алтын балдак кидерә.
Сөю тулы карашы
Көйдерә шул, көйдерә.

Яшьлек туе,
Тәүге туйлар.
Көмешләнсен, алтынлансын.
Сөюләре сүрелмәсен,
Ялкынлансын, ялкынлансын.

Сөйгәненә сылу кыз
Алтын балдак кидерә.
Сөю тулы карашы
Көйдерә шул, көйдерә.

Яшьлек туе,
Тәүге туйлар.
Көмешләнсен, алтынлансын.
Сөюләре сүрелмәсен,
Ялкынлансын, ялкынлансын.

Үбешәләр, көлешәләр,
Чәчләр чәчәк бәйләнә.
Яңа ятлар мына шулай
Иң якынга әйләнә.

Яшьлек туе,
Тәүге туйлар.
Көмешләнсен, алтынлансын.
Сөюләре сүрелмәсен,
Ялкынлансын, ялкынлансын.

Оставьте комментарий