Өметеңне өзмә

Шәфәкъ нурларыннан эзлисеңме,
Алсуланып кояш батканда?
Өметләнеп мине көтәсеңме,
Сайрар кошлар канат какканда?

Өн белән төш арасында

Әллә хыял, әллә чынлык булды,
Әллә өн бу, әллә төш булды.
Өннәр белән төшләр арасында
Юлларыбыз бергә кушылды.

Өфе ни өчен матур?

Өфе каласы ни өчен матур?
Беләм, дускаем, беләм серләрен:
Мин синең белән йөрим урамда,
Миңа елмая синең күзләрең.

Өзелеп ярлар сөймәгез

Үтә кызыллар кимәгез
Үтә кызыл тиз уңа.
Артык яратып сөймәгез
Үкенүләргә була.

«Бар ул мәхәббәт, бар!» — диеп,
Үзәгемне өзмәгез.
Хәлләремнең шундый чагы
Бер киңәш тә бирмәгез.
Ялган сүзләргә ышанып
Ялкын утка кермәгез.
Таллар кебек бөгелерсез
Өзелеп ярлар сөймәгез.