Яшисе килә (икенче вариант)

Тирә — яктан, яуган кардан
Яз исе килә.
Кайгыларны якка куеп,
Яшисе килә.
Кайгыларны якка куеп,
Сырхауларны ерак куып
Яшисе килә.

Төнге яңгыр

Төнге яңгыр бәрелә тәрәземә,
Моңсулыгы, үтә үзәгемә.
Ялгыз яфрак сыман ятим җаным,
Дөнья буйлап гизә эзләп парын.

Төнбоеклы күл

Төнбоеклы тирән
Күл ярлары чирәм.
Чирәмендә ятып ял итәм.
Күлнең суын буйлыйм,
Үзем сине уйлыйм,
Үзем сине сагынып көтәм.