Ай-ли замана
Кимә калфак, бәйлә чәчәк,
Чәчәк бәйли торган чак.
Уйнасак, көлсәк — шушы чак,
Үтә безнең рәхәт чак.
Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.
Кимә калфак, бәйлә чәчәк,
Чәчәк бәйли торган чак.
Уйнасак, көлсәк — шушы чак,
Үтә безнең рәхәт чак.
Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.
Бер ананың газиз балалары
Тәгәрәшеп, уйнап үстегез
Шатлыгын да, хәсрәтен дә күреп
Бергәләшеп буйга җиттегез
Ай бормалы, бормалы ла,
Бормалы су буйлары,
Бормалы су буйларында
Үскән зифа буйлары.
Ал матурмы, гөл матурмы,
Гөл булыйм юлларыңда;
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.
Син минем һәр сүзгә
Шикләнеп карама
Мавыгулар, уен бар,
Син чынга санама.
Җирдә бәйрәм, җирдә тантана,
Сыерчыклар бала очыра,
Сабый уйнап ята бишектә,
Таң нурлары җыеп учына.
Өфенең ак суларында,
Вак балыклар уемда шул,
Вак балыклар уемда.
Агыйдел күпере өстендә
Алтын ай, ярында таллары.
Моңланып тибрәлә, талпына
Өфемнең бәхетле таңнары.
Агыйделнең буе ямьле,
Гөл чәчәкле даласы.
Шул Иделнең ярларында
Матур Өфе каласы.
Җирдә гүзәл калалар күп
Синең кебек юк бүтән.
Шуңа сине йөрәгемдә
Кояш итеп йөретәм.
Синнән китсәм өзлә үзәк,
Айырлгандай ярымнан,
Сөйгәнемне сагынгандай,
Мин Өфемне сагынам,
Мин Өфемне, мин Өфемне,
Мин Өфемне сагынам.
Әйләнеп тә карим тагын,
Өфемнең утларына,
Минем йөрәк син дип яна,
Ашкына яннарыңа.