Өмет балкышы

Җирдә бәйрәм, җирдә тантана,
Сыерчыклар бала очыра,
Сабый уйнап ята бишектә,
Таң нурлары җыеп учына.

Җирдә бәйрәм, җирдә тантана,
Кырда арыш серкә очыра.
Чибәр-чибер кызлар төш юрый —
Кем ашкына икән каршына?..

Җирдә бәйрәм, җирдә тантана,
Тайлар уйный яшел тугайда.
Юлга чыккан яп-яшь егетләр,
Җилләр иссен иде уңайга.

Җирдә бәйрәм, җирдә тантана,
Җәйрәп ята тыныч Иделем.
Өмет белән балкып киләләр
Иртәләре туган илемнең.

Оставьте комментарий