Өфе каласы
Агыйделнең буе ямьле,
Гөл чәчәкле даласы.
Шул Иделнең ярларында
Матур Өфе каласы.
Агыйделнең буе ямьле,
Гөл чәчәкле даласы.
Шул Иделнең ярларында
Матур Өфе каласы.
Һай-ли, Гөлҗамал,
Көтүләре бик яман,
Бичәлеккә алам диеп,
Көтәм дә көтәм һаман.
Син җырладың кич һәм мин тыңладым,
Күңелемдә хәзер син генә.
Мин онытмам синең җырларыңны
Күңелемдә чыңлар гел генә.
Сайра, сайра, канат кагып,
Күккә үрлә син, тургай.
Синең көмеш тавышыңнан
Чыңлап торсын киң тургай.
Таң атканда, Агыйделнең
Дулкыннары бик салкын.
Яшь йөрәкнең дулкыннары
Нигә икән тик ялкын?
Мин озаттым сине еракларга,
Агыйделдә бозлар акканда.
Без хушлаштык, шунда, су буенда
Алсу-нурлы таңнар атҡанда.
Зәйтүнәкәй, бик матурсың,
Йөзең алсу таң кебек.
Ай-ли, Зәйтүнә,
Йөзең алсу таң кебек.
Кашың карлугач канаты,
Буең зифа тал кебек,
Ай-ли, Зәйтүнә,
Буең зифа тал кебек.
Менгән аты җирән кашка,
Ал тасмалы йөгәне;
Кара күзле, киң күкрәкле,
Соры шинель — кигәне.
Башкортлар китте сугышка,
Озатып калды күк Урал.
Ат уйнатып, алда бара
Шәйморатов генерал.
Кемнәр сава бияләрне,
Әллә Сакмар кымызы?
Көч тә бирә, дәрт тә бирә
Һай, кымызы, кымызы.