Өфе тараклары
Өфе тараклары белән
Чәчләреңне тарыймын.
Өфе тараклары белән
Чәчләреңне тарыймын.
Өфе юкәләре чәчәк ата,
Юкәләрнең матур чаклары.
Юкә белән, гүзәл яшьлек белән,
Бәйләнгән безнең язмышлары.
Бас, бас эзенә,
Күз тимәсен үзенә.
Өфе — Ырымбур юллары,
Эй, яшьлегем еллары,
Шул юлларны үткән саен,
Бер ашкынып, бер моңаеп,
Чыңлый күңелем кыллары.
Өй артыгыз гөлбакча,
Җиләге пешкән-пешкән.
Җиләк арасында сайрый —
Сандугач очып төшкән.
Йөгерө-йөгерә тоталмадым
Суда йөзгән үрдәкне;
Сиңа гашыйк булдым инде,
Яндырмачы йөрәкне.
Чулпан калка, ал таң ата.
Таң Гөлсемне уята
Гөлсем таңнан кырга барып,
Ай-урагын уйната.
Безнең авыл өсләрендә
Йолдыз яна яктырак ла;
Айга да йолдыз бик якын,
Син генә миннән ерак.
Нурлы Өфем минем, җырлы (матур) Өфем,
Син бирәсең кояш җылысын.
Тирбәләсең бакча кочагында,
Мәңге яшәр тормыш җыры син.
Өфе кайда? Өфе кайда?
Өфе Урал ягында шул,
Өфе Урал ягында.