Өфе матур кала

Җирдә гүзәл калалар күп
Синең кебек юк бүтән.
Шуңа сине йөрәгемдә
Кояш итеп йөретәм.

Эй, Өфем матур калам,
Сиңа карап сокланам.
Бер вакытта да мин сине
Яратудан туктамам.

Ай үсәсең, көн үсәсең,
Тарих эзләрен саклап.
Мөмкинме сине зурламау,
Сине җырламау, мактап?

Эй, Өфем матур калам,
Сиңа карап сокланам.
Бер вакытта да мин сине
Яратудан туктамам.

Һәр тараф гөлгә күмелгән,
Ал тама юкәләрдән.
Син дә сафлык, син дә шатлык,
Син дә бәхет, син дә ямь.

Эй, Өфем матур калам,
Сиңа карап сокланам.
Бер вакытта да мин сине
Яратудан туктамам.

Оставьте комментарий