Ай-ли замана

Кимә калфак, бәйлә чәчәк,
Чәчәк бәйли торган чак.
Уйнасак, көлсәк — шушы чак,
Үтә безнең рәхәт чак.

Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.

Күгәрченнәр ояда,
Оялары пыяла.
Шул күгәрченнәрдәй гөрләшеп
Яшик, дуслар, дөньяда.

Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.

Әй яшь чагым, яшь чагым,
Яшь чагым, җүләр чагым.
Шул яшь чагым, чәчәк чагым,
Әйләнеп кайтса тагын!

Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.

Оставьте комментарий