Дөнья матур (беренче вариант)

Кешеләргә нәрсә җирдә җитми,
Дәрман юкмы гѳрләп яшәргә?
Мал артыннан куып гомер үтә…
Ә яшәргә? Кайчан яшәргә?

Дәрвиш юлы

Салыгызчы миңа татлы шәрап,
Төшим әле күңел төбенә.
Бер минутка, бер мизгелгә генә
Күтәрелим йолдыз күгенә.

Димче

Ничә еллар бергә торгач,
Чишелгәндер ялганнар.
Күрмәгәнне димләгәннәр
Белмәгәнне алганнар.
Калын толыпларга төреп
Күпме кызлар урланган.
Кая югалды кызым дип,
Әнкәсе күрми калган.

Гөрләшеп яшикче, дусларым! (икенче вариант)

Күңелне тут ала,
Гомерләр туктала,
Гаиләдә татулык булмаса.
Җырларың сагыштан,
Еларсың ялгыштан,
Тормышта ярыңнан уңмасаң.

Гөрләшеп яшикче, дусларым! (беренче вариант)

Күңелне тут ала,
Тормышлар туктала,
Гаиләдә татулык булмаса.
Җырларсың сагыштан,
Җырларсың ялгыштан,
Тормышта язмыштан уңмасаң.