Димче

Ничә еллар бергә торгач,
Чишелгәндер ялганнар.
Күрмәгәнне димләгәннәр
Белмәгәнне алганнар.
Калын толыпларга төреп
Күпме кызлар урланган.
Кая югалды кызым дип,
Әнкәсе күрми калган.

Кояш баткач,
Җиккән атлар чапканнар уңга-сулга
Бәхет эзләгәннәр алар
Кереп һәрбер авылга.
Караңгыда йөрүчене булдымы икән күрүче
Ялгызларга сыңар эзли кияү егете димче.

Ризык насыйп булган диләр
Күрмәгән җирләренә.
Ничек шулай пар килгәннәр
Урлаган ирләренә.
Таш булып яткан киленнәр
Сөенгән карап айга,
Сайланганга бу авылга,
Рәхмәт әйтеп Ходайга.

Һаман тояк тавышлары
Яңгырыйлар колакта.
Кыз урлаган тиле яшьлек
Калган инде еракта.
Онык үстерәләр хәзер
Ул урлаган кызлар да.
Халкымның матур йоласы
Югалды бит чорларда.

Оставьте комментарий