Дәръялар аръягында

Гөрләвекләр ага гөрләп,
Кошлар канат кагына.
Талпынып кайта аккошлар
Дәръялар аръягыннан.

Җилкенә тагын йөрәгем
Кошлар кайткан чагында.
Торып калды яшлегебез
Дәръялар аръягында.

Яшлегебез сукмагына
Мин һаман да табынам.
Зәңгәр яулыгың чакыра
Дәръялар аръягына.

Зәңгәр офыкларга карап
Күзләреңне сагынам.
Аккош булып кайт яңыдан
Дәръялар аръягыннан.

Оставьте комментарий