Тәрәзәләрдә утлар сүнгән чак

Язмыш мине сиңа гашыйк иткән,
Сөюемне ләкин күпсенгән.
Җилләр булып тәрәз кагар идем,
Тәрәзәңдә инде ут сүнгән.

Түзәргә кирәк (икенче вариант)

Кайгы кызыл, камчылы ул,
Көчле яшен ташыннан.
Агач түгел, адәмнәрнең
Кайгы йөри башыннан.

Туган телем

Моң чишмәсе сандугачтай җырчы да син,
Сыгылма бил тал чыбыктай нәфис тә син,
Аллы-гөлле гөл-чәчәктәй назлы да син,
Эй, илһамлы, эй, хөрмәтле туган телем!

Торналар (бишенче вариант)

Канлы яудан кайтмый калган ирләр,
Әйтерсең дә, җиргә аумаган.
Ул солдатлар, ак торналар булып,
Очып киткән зәңгәр һавага.

Торналар (дүртенче вариант)

Канлы яу кырларыннан кайтмый калган
солдатлар кайчак килә уема,
туфрак булмаган алар, ак торнага
әверелгәндер кебек тоела.

Тормыш, исәнме!

Бу язда да, тагын бу язда да
Шомырт чәчәкләрен иснәдем.
Чәчәк алып килде бу кем дисәм,
Син икәнсең, Тормыш, исәнме!

Тормыш бәете

Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап.
Ике якта — ике яр,
Илдә әллә ниләр бар.
Бата-калка йөзәбез,
Бар нәрсәгә түзәбез.
Мин исә кайгырмыймын —
Күргәнемне җырлыймын.
Ак сирень, зәңгәр сирень,
Сорамагыз да — бирмим.
Утырыгыз, иптәшләр —
Тормыш бәетен сөйлим.