Торналар (бишенче вариант)

/Равил Бикбаев тәрҗемәсе авар теленнән/

Канлы яудан кайтмый калган ирләр,
Әйтерсең дә, җиргә аумаган.
Ул солдатлар, ак торналар булып,
Очып киткән зәңгәр һавага.

Әле һаман шушы яугирләрдең
Тавышлары килә ерактан.
Юккамы ни, һаваларга карап,
Күңелебез тула сагышка.

Канатлары талып, кош сылбыры
Оча таңда, оча кичен дә.
Шул чылбырда кескәй буш урын бар,
Ул буш урын минем өчендер!

Бер көн мин дә торна чылбырында
Югалырмын кереп томанга.
Җаным иңрәр моңсу бер ҡош сымак,
Җирдәгеләр газиз булганга.

Оставьте комментарий