Тормыш бәете

Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап.
Ике якта — ике яр,
Илдә әллә ниләр бар.
Бата-калка йөзәбез,
Бар нәрсәгә түзәбез.
Мин исә кайгырмыймын —
Күргәнемне җырлыймын.
Ак сирень, зәңгәр сирень,
Сорамагыз да — бирмим.
Утырыгыз, иптәшләр —
Тормыш бәетен сөйлим.

Агыйделдә бакалар да
Баталар да калкалар.
Безгә матур сүзләр сөйләп,
Илне һаман саталар.
Машинада дөбер-шатыр
Юл җимертеп чабабыз.
Кайгырмыйбыз, асфальтны да
Кар өстенә салабыз.
Ак сиреньнең чәчәкләрен
Сезгә диеп өзәлмыйм.
Бөтен белгән нәрсәләрне
Сөйләмичә түзәлмыйм.

Яраткан Җирне Ходай,
Булдырган йолдыз-айлар.
Калган бөтен нәрсәне дә
Ясаганнар Кытайлар.
Күктән таш ыргытканнар
Кремль турыларына.
Ялгышып тидергәннәр, ди,
Чиләбе кырларына.
Агыйдел агып ята,
Ак сирень чәчәк ата.
Бөтенебез эшләмичә
Бай яшәргә ярата.

Каймак ашап, сөтләр эчтек,
Майонезен яраттык.
Ничә еллар җырлый-җырлый
«Вамин»ны да тараттык.
“Акча күп” дип мактанмагыз,
Тоталар да ябалар,
Беркайда да качып булмый,
Лондоннан да табалар.
Агыйделне кичкәннәр,
Ак сиреньне кискәннәр.
Безгә дигән акчаларны
Урлап качып киткәннәр.

Берсе җырлый, берсе бии,
Берсе яза шигырьләр.
Кырык биш мең кеше карый:
Футбол уйный негрлар.
Путин абый әйтте: “Безне
Көтә матур киләчәк!”
Болай булса — бөтен кырлар
Гөлләргә күмеләчәк.
Тыкрык, фонарь, улица,
Йөгереп китә курица.
Мин хотел аны поймать:
Тоттырмады, чукынчык…

Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап.
Ике якта — ике яр,
Илдә әллә ниләр бар.
Бата-калка йөзәбез,
Бар нәрсәгә түзәбез,
Мин исә кайгырмыймын,
Күргәнемне җырлыймын.
Ак сирень, зәңгәр сирень,
Бөтен белгәнне сөйлим.
Ике якта — ике яр,
Илдә әллә ниләр бар.
Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап…

Оставьте комментарий