Әйтер сүзем калды йөрәктә

Төнге урам буйлап
Төрле уйлар уйлап,
Җитәкләшеп күпме йөрсәк тә,
Әллә онытылып,
Бер үкенеч булып
Әйтер сүзем калды йөрәктә.

Әйткән идең…

Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй… бары тик миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне…»