Иман бирсен Ходай

Бу дөнъяда ни бар үзең белән,
Фаныйлыктан алып китәрлек.
Иман бирсен Ходай зиһенемә,
Мәңгелеккә генә җитәрлек.

Изге көзге

Урап туган йортка кайттым,
Иске көзгегә мин бактым:
«Таныйсыңмы, көзге, син мине?»
Көзге миңа җавап бирми,
«Саумы, саумы, улым”, — дими,
Еллар аямаган бит сине.

Зәки Вәлиди көе (җыры) /Эскадрон/

Батыр егет килә ат өстендә,
Аты уйный авызын тартканда.
Булат савыт кигән, сөңге тоткан,
Ташны яра (ташлар оча) уклар атканда.