Кем син?
Син көтмисең минем килүемне,
Ә килгәндә кумыйсың…
Мин дә сине сагынмыйм шикелле,
Ләкин онытылмыйсың.
Син көтмисең минем килүемне,
Ә килгәндә кумыйсың…
Мин дә сине сагынмыйм шикелле,
Ләкин онытылмыйсың.
Үтми тор әле яшьлегем,
Хушлашмыйк, әле иртә.
Сүнмәде бит яшьлек дәрте,
Һаман күңелне чиртә.
Үтми тор әле яшьлегем,
Хушлашмыйк, әле иртә.
Сүнмәде бит яшьлек дәрте,
Һаман күңелне чиртә.
Картаябыз инде димәгез!
Гомер үтә диеп көймәгез!
Балаларны күтәрешеп,
Оныкларны үстерешеп,
Яшәгез яратылып, сөеп,
Картаерга вакыт юк диеп!
Хазер миңа ил агасы, диләр,
Узган еллар — йөгерек агын су.
Яшьлек язым ерагайган саен
Күңелләрдә нигә ямансу?
Җилфер-җилфер искән җилләр,
Җил капканы җимергән.
Теләп алган каза түгел,
Җил хәлләрен кем белгән?
Ник аларсың һаман артса
Җил җимергән капкалар.
Җил җимергән капкаларны
Кемнәр кайтып каккалар?
Кошлар китә, көзләр җиткәч,
Читтә кышлау — алар булмышы.
Кешеләр дә китә җирдән,
Соңгы тапкыр алгач сулышын.
Кайгы килсә, сорап тормый,
Килми ишеген кагып.
Бәхет тулы тормышының
Килә тәрәзен ватып.
Иң бөек сүз әйтелмәгән,
Иң бөек көн әле ул алда.
Килер ул көн, килер иң зур бәйрәм,
Туй ясарбыз шаулап урамда.
Ничек кенә теләсәк тә
Гаептән сакланырга,
Булгалый шул күңелләрнең
Адашкан чаклары да.
Кайчак чит бакча гөлләре
Матурырак күренә,
Лэкин тыя бел үзеңне,
Үрелмә син, үрелмә!